Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда төрек фотографларының күргәзмәсе оештырылачак

Төрек фотографлары Казанда оештырылачак “Россия төрекләр күзеннән” дип исемләнгән күргәзмәгә картиналар әзерли башлаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Татарстан-Төркия дуслыгы” җәмгыяте җитәкчесе, язучы Фирдүс Дәүбаш хәбәр итте. Фотокүргәзмәне Татарстан-Төркия “Дуслык” җәмгыяте инициативасы белән, “Белем” сәләтле баларны яклау фонды Төркиянең Адана олы шәһәр хакимияте белән берлектә оештыра. “Читтән караганда күп нәрсә икенче төрле күренә бит ул. Башка ил, башка мәдәният вәкиле тормышыбызда без игътибар итмәгәнне күрергә мөмкин. Чит ил осталары әзерләгән күргәзмәләр шуның белән кызык”, – дип белдерде Фирдүс Дәүбаш. Аның әйтүенчә, төрек фотографлары Казанда булып киткән һәм үзләренең игътибарын җәлеп иткән күренешләрне төшергәннәр. Язучы төрекләрне татар авылларына, татар театрларына алып барганнарын әйтте. “Күргәзмәне Татарстан Мәдәният министрлыгы белән оештырабыз. Көзгә планлаштырыла. “Хәзинә”, йә башка зал бирергә тиешләр”, – диде Ф. Дәүбаш.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев