Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда торак йортларны капиталь ремонтлау 78 процентка үтәлгән

Бүгенгә Казанда торак йортларны капиталь ремонтлау планы 78 процентка үтәлгән. Бу хакта башкала мэриясендә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Искәртәбез: ТКХны реформалаштыруга ярдәм фонды акчаларын да җәлеп итеп торак йортларын капиталь ремонтлау программасы Казанда сигез ел дәвамында гамәлдә. Әлеге вакыт аралыгында 2026 йорт рәткә китерелгән. Бу капиталь ремонтланырга тиешле торак фондның 40 проценты дигән сүз. Быел әлеге программага 1,48 млрд сум акча каралган. Спикер сүзләренчә, бу елгы программага кергән 158 йортның 126сында ремонт эшләре бара. Барлыгы 35 подряд оешмасы җәлеп ителгән, алар конкурс барышында сайлап алынган. Моннан тыш, 81 йортта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм коляскалы әниләр йөри алырлык җайланмалар урнаштырыла. Казанга шундый 110 лифт алынган. "Башкарылган эш күләме 80 процентка якынлаша. Алда тагын бер ай бар, тизлекне сакларга кирәк. Эшләрне  никадәр тизрәк тәмамласак, кешеләргә кыенлыкларны шулкадәр азрак тудырачакбыз. Хәер, күпчелек очракта кешеләрнең рәхмәт укыганын әйтәсе килә", - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев