Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда тиздән Айдар Хәлимнең юбилеена багышланган кичә узачак

27 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында язучы Айдар Хәлимнең иҗатына багышланган кичә булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәггълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Айдар Хәлим хәбәр итте.
“Күңелем ышанмый тора әле, миңа да 75 яшь тулган икән бит, - ди Айдар Хәлим. – Мондый зур датаны җәмәгатьчелек белән бергәләп үткәрергә дигән карарга килдем. Татарстан җитәкчелеге миңа гомер бәйрәмемне зурлап билгеләп узарга мөмкинлек бирде. Президент Рөстәм Миңнехановка, республиканың Министрлар Кабинетына, башка оешмаларга һәм халкыма рәхмәтемне белдерәм”.
Айдар Хәлимнең юбилеена багышланган чарада язучының иҗатташлары, туганнары һәм дуслары катнаша. Юбиляр кунакларны Мәскәү,Уфа, Омск шәһәрләреннән дә кабул итәчәк. Бу көнне К.Тинчурин исемендәге театры фойесында язуның нәшер ителгән китапларыннан торган күргәзмә дә оештырыла. Кичәдә язучының “Татар солдаты” (татар һәм рус телләрендә), “Шушы кырлар, шушы тугайларда” дигән китаплары сатылачак.
“Юньле китап көчәнеп язылмый, ул үзеннән үзе туа. Поезд вагоннары кебек, бер-бер артлы килеп тора. Санап карадым әле, җәмгысе минем 72 китабым дөнья күргән икән”, - дип шатлыгы белән уртаклашты Айдар Хәлим "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Белешмә: Язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Миякә районына кергән Бәләкәй Кәркәле  авылында укытучы гаиләсендә туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укыган елларында ул яшь шагыйрь буларак таныла.
Язучы – татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби тәнкыйтенең иң күренекле һәм үзенчәлекле вәкилләреннән берсе. Шагыйрь буларак аның беренче әсәрләре татар телендә 1969 елны Казанда “Беренче карлыгачлар” сериясендә басылып чыга. А.Хәлим – драматургиядә дә иҗади көчен сынап караган каләм остасы. Әдипнең XX гасырның ахыргы – XXI гасырның беренче елларында иҗат ителгән күпсанлы публицистик әсәрләре, мәкаләләре, эсселары, юлъязмалары, туган төбәгенә һәм якташларына багышланган “Минем Түгәрәк Имәнем”, халык санын алу уңае белән язылган “Яңа сагыш”, “Боза-боза паспортны...” кебек китаплары да шул ук көрәш рухы, гаделлекне яклау, милләтпәрвәрлек идеяләре белән сугарылганнар. Публицистика өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен А.Хәлим 2003 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый, Бөгелмә җәмәгатьчелегенең мәгариф буенча Һ.Атласи исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Туксанынчы елларда А.Хәлим сәнгатьле проза өлкәсендә дә зур иҗади уңышларга ирешә. Аның “Өч аяклы ат”, “Казыктагы итальян” повестьлары, “Кыйбла”, “Берлинга хат”, “Авылдаш”, “Җырлар вакыт” һәм башка күпсанлы хикәяләре һәм бигрәк тә “Татар вакыты” исемле кечкенә романы әдәби тәнкыйтьтә бүгенге татар прозасының яңа казанышы, яңа биеклеге итеп бәяләнә.

“Татар-информ”

Автор: Мөршидә Кыямова

Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев