Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда тел белгечләре тәрҗемә үзенчәлекләре хакында фикер алышты

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган лабораториумда кайбер рус сүзләренең татарчага тәрҗемә итү үзенчәлекләрен, аларның татарча вариантларын тикшерделәр. Чарада татар массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриева, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Айрат Йосыпов катнашты. Лабораториумда каралган сүзләрне, аларның тәрҗемәләрен “Татар-информ” укучыларына да тәкъдим итәбез. Беренче булып “госзакупка” сүзен тикшерделәр. “Госзакупка – кыскартылма сүз. Без аны билгеле бер дәрәҗәдә калька буларак файдалану вариантларын карадык. "Дәүләт сатып алуы" дигән вариантта тукталырга булдык”, – диде Гөлшат Галиуллина. Айнур Тимерханов исә “дәүләт заказы” вариантын да кулланырга мөмкин булуын билгеләп үтте. “Первая треть XIX века” сүзтезмәсен галимнәр "XIX гасырның беренче 30 елы", "XIX гасырның 30 нчы елларына кадәр", "XIX гасырның 30 еллар аралыгы" дип тәрҗемәләргә тәкъдим итә. “Татарда мондый сүзтезмә юк, без аны алай әйтмибез икән. Без ХХ гасыр башы яисә чиреге дип сөйләшәбез”, – ди Гөлшат Галиуллина. XIX гасырның беренче 30 елы вариантын төгәлрәк дип санауларын әйтте. Айрат Йосыпов та, Гөлшат Галиуллина сүзен хуплап, әдәбият белемендә дә андый чорларга бүленеш булмавын, бары чирек, гасырның беренче яртысы булуын ассызыклады. “Исполнительное производство” сүзтезмәсен татарчага тәрҗемәсен, нинди текстта файдалануына карап, "башкару хезмәте" һәм "башкару эше" вариантлары тәкъдим ителә. “Әгәр оешма исеменә йөз тота икән — башкару хезмәте, эшкә бәйле булса башкару эше булачак”, – дип аңлатма бирде Гөлшат Галиуллина. “Бу сүзтезмә күбрәк юридик өлкәгә карый. Шуңа да аны киңрәк контекстта карау кирәк. Шуннан соң гына төгәл тәрҗемә тәкъдим итәргә була. Моңа кадәр чыккан юридик сүзлекләрдә "башкарма производство" варианты тәкъдим ителүен беләм”, – ди Айнур Тимерханов. “Ремонт боковых порезов”ны Айрат Йосыпов "тәгәрмәчне ямау" яки "тәгәрмәчнең ян-ягын ямау" вариантларын тәкъдим итте. “Танк подбит, но не загорелся” сүзтезмәсен "танкка һөҗүм ясалды, әмма ут капмады" дип тәрҗемә итәргә тәкъдим итә КФУ галимнәре. “Презентация” сүзенең тәрҗемәсе сүзлекләрдә күптәннән бастырылды", - ди Айнур Тимерханов. “Презентация сүзе латин теленә кайтып кала. Европадагы барлык телләрдә дә ул кулланыла. Ни өчен күпчелек аны "тәкъдир" сүзе белән бирергә омтыла соң? Ул гарәп теленнән килгән һәм аның тамыры “кадәрә” сүзе. Гарәпчә ул бәя бирү, кемнеңдер эшен күреп, аны бәяләү һәм икенче мәгънәсе – язмыш. Бүген тәкъдир сүзе татар телендә язмыш мәгънәсендә йөри. Презентация очрагында аны куллану дөрес түгел, чөнки презентация вакытында без кемгәдер нәрсәнедер тәкъдим итәбез”, – дип аңлатты Айнур Тимерханов. “Работа над собой”ны “үз өстеңдә эшләү” дип тәрҗемә итү дөрес түгел, ә "үзеңне камилләштерү", "белем эстәү" дип тәрҗемәләү дөрес булачак, ди галимнәр. Әмма бу сүзләрнең матур әдәбиятта булуын да кире какмый Айнур Тимерханов. “Разведать”ны ул "серен ачыклап белү" һәм "тикшереп белү" формасын тәкъдим итә. Хәрби термин буларак исә "разведка ясау"ны куллану кулайрак, ди Айнур Тимерханов. “Дөрес, бу - русчадан кергән сүз. Әмма шулай да ул безнең телнең дә байлыгы булып санала. Мисалга, инглиз теле 300дән артык телдән алынмалар алып камилләшә, үсә, байый һәм иң алдынгы сафларда тора”, – диде галим. Гөлшат Галиуллина исә "күзәтү", "тикшерү", "эзләү" вариантларын файдалану яклы. “Скачать с интернета” сүзтезмәсен "интернеттан алу", "интернеттан күчереп алу" вариантларын куллану дөрес була дигән фикердә галимнәр. “Меня настигла какая то напасть” җөмләсен КФУ галимнәре "бәла-казага юлыгу", "бәхетсезлеккә очрау (тару)", "күңелсезлеккә очрау", "күңелсезлек килеп чыгу", дип тәрҗемә итү яклы. Айнур Тимерханов “әллә нәрсә булды миңа” дигән варианты да тәкъдим итә. “Предприятие” сүзен тәрҗемә итмәскә, шулай кулланырга дигән фикердә тел белгечләре. “Министерство по делам гражданской обороны и чрезвычайным ситуациям” министрлыгы исемен Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгы итеп тәрҗемә итергә була, дигән фикердә Гөлшат Галиуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев