Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Тәхетләр уены" ("Игра престолов") сериалын татар теленә тәрҗемә итәчәкләр (видео)

Казанда «Тәхетләр уены» ("Игра престолов") сериалының беренче сезон серияләрен татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнергә уйлыйлар. Бу хакта социаль челтәрләрдә үз битендә «Беренче studio» иҗади командасы хәбәр иткән.

«Беренче  studio» төркеме телевизион продукцияне татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Проект авторлары «Тәхетләр уены» белән генә тукталып калмаска уйлый. Киләчәктә алар популяр фильм геройлары булган Гарри Поттер, Дарт Вейдер, Уолтер Уайт һәм Доктор Хаусны да “татарча “ сөйләштермәкче була.

«Тәхетләр уены» проекты авторлары бу юлы ГИТИСта һәм МХАТ мәктәп-студиясендә укыган яшьләрне җәлеп итәргә ниятли. Интернетта инде тизер барлыкка килде, анда популяр сериалның татар телендә чыгачагы анонслана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев