Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстанның Симфоник оркестры турында кыскаметражлы фильм төшерә башладылар

Әлеге эш оркестрның яңа дәрәҗәгә чыгуын символлаштыручы визит кенәгәсе булачак. Фильмны оркестр җитәкчесе Александр Сладковский чакыруы буенча Казанга махсус килгән Катерина Гольцман төшерә.

- Без оркестрның Европа буйлап гастроль турын һичшиксез зурлап билгеләп узарга тиеш идек. Ул хәтерләрдә озак сакланырга тиеш. Төшерү мәйданы – бөтен шәһәр, репетицияләр һәм концертлар. Кызганыч, әлегә һава шартлары уңай булмау сәбәпле, төнлә белән дә эшләргә туры килә, - дип сөйләгән ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев