Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарын котладылар

Кичә Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара узды. Казан дәүләт медицина университеты территориясендә һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы булды. Аннан соң Казан медицина көллиятендә чын бәйрәм үткәрелде. Биредә Җиңү Көне алдыннан Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарын котладылар. Татарстанның ветеран-медикларын Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева тәбрикләде. Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үз чыгышында Фәридә Яркәева ветераннарга тыныч күк өчен һәм табибларның җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул өлкәннәргә сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Ихтирам йөзеннән министр урынбасары ветераннарга рәхмәт хатлары тапшырды. Мөхтәрәм кунаклар өчен бәйрәм чыгышлары, котлаулар оештырылган иде. Шунда ук аларны бәйрәм табынында төшке аш белән сыйладылар. Биредә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре үзләре дә чыгыш ясады. Медицина тармагы геройлары үзләренең хезмәттәшләре, дуслары белән күрешеп, кеше гомерләрен коткаруга багышланган яшьлек елларын күз яшьләре белән искә төшерде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев