Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчалары сайлана

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсының йомгаклау өлеше уздырыла. Бу хакта әлеге министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Узган атнада бәйгенең беренче этабы төгәлләнгән. Анда республиканың 155 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашкан. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты вәкилләре кергән конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәр һәм районнарга чыгып, урыннарда балаларның рус һәм татар телләрен белүләрен тикшергән. Нәтиҗәдә, 30 мәктәпкәчә учреждение сайлап алынган. Алар бәйгенең йомгаклау өлешендә катнаша, дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте вәкиле Илмира Мостафина. Әлеге балалар бакчалары җитәкчеләре мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга ике телдә белем бирү концепциясен тәкъдим итә. Җиңүче дип табылган 20 балалар бакчасына грантлар тапшыру каралган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев