Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хәсьянованың күргәзмәсе ачылачак

14 мартта Казанның “Хәзинә” галереясендә Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хәсьянованың юбилей күргәзмәсе ачылачак. Фәридә Хәсьянова 1952 елда Казанда туган, Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Озак еллар Татарстан китап нәшриятында эшләгән. Ул иллюстрацияләгән китаплар саны алтмышка җитә. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә рәссамның татар халык әкиятләренә иҗат иткән иллюстрацияләре, шулай ук беренче тапкыр “Тукайның балачагы” һәм “Барысы да ухага” серияләреннән график әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 15 апрельгә кадәр эшләячәк.
Татар-информ
Фото: Музей ИЗО РТ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев