Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстанның халык артисты, композитор, җырчы Сара Садыйкованы искә алу кичәсе узачак

М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында 11 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, композитор, җырчы Сара Садыйкованы искә алу кичәсе булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская хәбәр итте. “Искә алу кичәсе “Татар моңы Сине юксына” дип атала, - ди Әлфия Айдарская. – Әнинең быел 111 еллыгы, үзем исән чагында әнинең дә, әтием Газиз Айдарскийның да туган көннәрен билгеләп узарга тырышам. Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә алар хөрмәтенә музыкаль кичәләр оештырабыз. Әни - татар җыры рухының үзен, моңын саклап калган җырчы һәм композитор. Җырлары моңы, ихласлыгы, гадилеге белән кыйммәт. Әсәрләре кешеләрне яктылыкка, өметле киләчәккә өнди. Иҗатында европача музыкаль аһәң-яңгырашының татар халык көйләре белән берләшү-кушылуы да сизелә”. “Татар моңы Сине юксына” музыкаль кичәсенең исеме шагыйрь Шамил Маннаповның Сара Садыйковага багышланган шигырь юлларыннан алынган. Әлеге шигырь Әлфия Айдарская быел әзерләп бастырган “Бибисара моңнары” дип аталаган китапта да урын ала. Бу китапта композиторның моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры тупланган. М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узачак кичәдә җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Георгий Ибушев, музыкант Динә Закирова һ.б. яшь талантлар да катнашачак. Алар Сара Садыйкова иҗат иткән әсәрләрне башкарачак, ди проект авторы Әлфия Айдарская. Белешмә: Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендə Казанда туа. Фатиха Аитова мəктəбендә белем ала. Совет власте елларында ачылган педагогия техникумында укый. Сара Садыйкова Аитова мəктəбендə һəм техникумда укыган елларында ук җырлый башлаган. 1921 елгы ачлыктан җəфа күргəн кешелəр өчен хəйрия спектакле итеп куелган “Бүз егет” драмасында беренче тапкыр сəхнəгə чыгып, җырлап уйнала торган Сəхипҗамал ролен башкара. Техникумда җыр дəреслəре алып барган татар халкының беренче композиторы Солтан Габәши тәкъдиме белəн Сара Садыйкова Мəскəүгə Чайковский исемендəге консерваториягə укырга җибəрелə. Консерваториянең җиңелəйтелгəн программа белəн укытыла торган махсус бүлегендə вокал буенча белем ала. Шушы ук консерваториянең татар опера студиясен тəмамлый (1934-1938 еллар). Сара Садыйкова – татар опера театрына нигез салучыларның берсе. Опера театры сəхнəсендə күп кенə онытылмас образлар иҗат итə. 1930 нчы елларда Мəскəүдəге “Эшче” театрында, шулай ук Казандагы татар драма театрында эшлəп, Сара Садыйкова җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра. 1942 елда “Көтəм сине” тангосын язуы белəн Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты башлана. Үзенең иҗат гомерендə ул 400 гə якын җыр, 30 дан артык спектакльгə музыка, инструменталь әсəрлəр яза, 2 музыкаль комедия иҗат итə. Сара Садыйковага Татарстанның халык артисты (1977), Россиянең атказанган сəнгать эшлеклесе (1984) дигəн мактаулы исемнəр бирелә. Ул Татарстанның Г.Тукай исемендəге дəүлəт бүлəгенə (1990, вафатыннан соң) лаек дип табыла. 1982 елдан Сара Садыйкова Татарстан Композиторлар берлеге əгъзасы. 1986 елның 7 июнендə композитор, җырчы, актриса Сара Садыйкова бакыйлыкка күчте.    
Мөршидә Кыямова, Татар информ
Фото:  kitaphane.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев