Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстанның дини һәм фәнни бергәлек вәкилләре татар ханнарының җәсәдләрен җирләү турында фикерләште

Кичә, 11 апрельдә, Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә Татарстанның дини һәм фәнни бергәлек вәкилләре катнашында татар ханнарының җәсәдләрен җирләү турындагы мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган җыелыш уздырылды. Бу хакта ТР Диния назәрәте сайты хәбәр итә. Ханнарның җәсәде 1977 елда Казан Кремле тирәсендә бер төркем археологлар тарафыннан табыла. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә, аларның Казан ханнары Мәхмүт һәм Мөхәммәт Әмин җәсәде булуы ачыклана. Эшлекле киңәшмәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Диния назәрәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, ТР Диния назәрәте дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров, Казан казые Габдулла Әдһәмов, “Казан Кремле” Музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты Рафаэль Хәкимов, тарихчы Радик Салихов, РТ Фәннәр Академиясенең Археология институты директоры Фаяз Хуҗин катнашты. Дин һәм фән эшлеклеләре җирләү буенча эшләрне хан гаиләсенә тиешле хөрмәт һәм олылау күрсәтеп башкару кирәклеге турында белдерде. Айрат хәзрәт Әюпов исламда да, башка диннәрдә дә, кешене вафатыннан соң җиргә иңдерүнең кичекмәстән үтәлергә тиешле бер шарт булып торуын һәм моның ата-бабаларыбыз алдында изге бурыч булуын җиткерде. Ханнарның җәсәден җиргә иңдерү мәсьәләсен карау киләсе утырышларның берсендә дәвам итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев