Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләр белән очрашу узды

2 ноябрь Казанда Игенчеләр сараенда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләр белән очрашу узды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Очрашу барышында коррупциягә каршы көрәш буенча нәтиҗәле эшләү, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм аңа караган оешмалар эшендә хәбәрдарлыкны тәэмин итү, яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Министрлыкның аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев белгечләргә агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. «Барысы 37ләп юнәлеш бар. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бюджет акчаларын тотканда коррупция гамәлләрен минимальләштерү – министрлыкның төп бурычларыннан берсе санала», – дип ассызыклады Рәсил Гыйләҗев.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гражданнардан керә торган тәкъдимнәр, гаризалар һәм шикаятьләр аерым контрольдә тора, диде ул. Чөнки гражданнар мөрәҗәгатьләренә вакытында игътибар итү – коррупциягә каршы көрәшнең мөһим өлеше.

Рәсил Гыйләҗев яшь белгечләрне кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев