Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең аудиокитаплары тәкъдим ителәчәк

23 ноябрьдә Казанда Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең аудиокитапларын тәкъдим итү чарасы узачак. Аларны “Җидегән чишмә” аудиокитаплар яздыру студиясе иҗат иткән. Әлеге студия тарафыннан 10 аудиоҗыентык чыгарылган. Алар арасында Габдулла Тукай әсәрләре, Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” романнары һәм башкалар бар. 2017 елның октябрь аенда бу әсәрләр ЛитРес сайтына урнаштырылды. Әлеге сайт БДБ илләрендә һәм Россиядә иң зур электрон китап китапханәләрнең берсе булып санала. Чара 23 ноябрь көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында узачак. Керү ирекле.    
Татар информ
фото: минемказан.рф

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев