Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Татарстан – Төркия дуслык җәмгыяте" 25 еллыгы билгеләп үтелде

Казанда Төркиянең генераль консуллыгы бинасында "Татарстан – Төркия дуслык җәмгыяте" 25 еллыгы билгеләп үтелде. Тантанада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты. Кунаклар арасында җәмгыятьнең идарә рәисе Фирдүс Фәтхелисламов, Татарстан Республикасы Дәуләт Советы депутаты һәм Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Түбән Кама шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина катнашты. Тантана Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр тарихын ачыклаган фотосурәтләрдән төзелгән видеоязма күрсәтүдән башланды. Төркиянең Татарстандагы Генераль консулы Турхан Дилмач чыгышын кунакларны сәламләү белән башланды. Шулай ук ул кунаклар арсында Татарстан да яшәүче чувашлар барлыгын әйтеп үтте һәм аларны чуваш телендә сәламләде. Ул сүзне 25 ел өчен ирешкән уңышлар турында сөйләп дәвам итте. "Без соңгы 25 елда зур эшләр башкардык, аның күп мисаллары бар. Хәзер Татарстанда 10 төрек заводы эшли, аларның инвестицияларының бәясе 2 миллиард долларга якын. Алар салым түли һәм эш мөмкинлекләре тудыралар. Аннан соң югары сәяси дәрәҗәдә сәфәрләр күп оештырылды", – ди ул. Шулай ук ул Төркия хисап министрының быел Казанга килүе һәм KazanSummit чараларында катнашуы көтелгәне хакында белдерде. Аның әйтүенчә, дуслык җәмгыятенең максатларның берсе – кардәш төрек һәм татар халыкларын якынлаштыру. "Бер-беребез хакында мәгълүматлар күбрәк булсын", – ди ул. Тантана дәвамында кунакларга концерт тәкъдим ителде. Җырчылар төрек, татар һәм чуваш телендә җырлар башкарды.Концерт тәмамлангач төрек ашларыннан авыз иттеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев