Казанда "Татарстан тарихы" җиде томлыгы нәшер ителде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты оешуның 20 еллыгына багышлап, фәнни басмалардан төзелгән күргәзмә белән танышты. Әлеге экспозиция Татар халкы дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихы музеенда урнашкан.
“Без 20 елда нәшер иткән меңнәрчә китаплардан бирегә үзебез өчен өстенлекле булган темалар буенча иң әһәмиятле 150 басманы куйдык. Безнең иң мөһим хезмәтебез, билгеле, менә бу җиде томлык”, – дип билгеләп үтте ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, әлеге академиянең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Президенты һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесен каршы алып.
“Татарстан тарихы” җиде томлыгын нәшер итү өстендә эш 15 ел вакытны алды, анда Татарстан, Россия Фәннәр академиясе, Европа, АКШ һәм Кытайдан исемнәре дөнья күләмендә танылган 200дән артык галим катнашты, диде Рафаил Хәкимов. Бүген ышаныч белән әйтә алабыз: проект тормышка ашты. Һәм һәр дәүләтнең дә үзенең тарихын өйрәнүдә шуның кадәр күләмле һәм тулы академик басмасы бар дип булмый, дип искәртте.
“Аңлау өчен белергә кирәк. Бу хезмәт өчен рәхмәт. Менә хәзер чагыштырмача зур булмаган бүлмәдә шуның кадәр күп тарих тупланган. Һәм бу галимнәрнең киләчәк буыннарына бик зур мөмкинлекләр ача: иҗат ит, тикшерен, өйрән”, – дип басым ясап әйтте Минтимер Шәймиев “Татарстан тарихы”/”История Татарстана” басмаларын әзерләүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
“Һәркем үзенең тарихын белергә тиеш. Әгәр тарихны белмәсәң, үзеңнең киләчәгеңне планлаштырып булмый. Гаять зур эш башкарылган. Һөнәри дәрәҗәсе бик югары булган коллектив формалашкан. Без ниндидер имеш-мимешләргә таянган түгел, ә документлар белән расланган фундаменталь хезмәтнең нәтиҗәсен күрәбез. Һәм, билгеле инде, без тарихыбызны, мәдәниятебезне, динебезне формалаштырган шәхесләрне ачабыз. Бу бик мөһим”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ирешелгәннәрдә тукталырга иртә: тарихның тирәнтен өйрәнүне таләп иткән битләре әле шактый, диде ул. Аерым алганда, үз вакытында бөтен ислам дөньясында танылган һәм хөрмәт ителгән Идел буе Болгар дәүләтенең һәм Татариянең дини тәгълиматлар мәктәбе дә, Кырым татарлары тарихы да, Россия белән Төркия мөнәсәбәтләренең тарихи аспектлары, дип өстәде ул.
Тарих институтында моның буенча эшлиләр, диде Рафаил Хәкимов. “Дәвам буларак Себер, Урал ягы татарлары тарихын яздык һәм башкалар – эш дәвам иттерелә. “Торак пунктлар тарихы” дигән яңа проект башлап җибәрдек. Ул безнең өчен бик мөһим, чөнки бөтен Татарстан тарихы кайдадыр авылда, шәһәрдә, районда да уза”, – дип билгеләп үтте директор.
Оксфорд университеты һәм Европа югары уку йортларының әйдәп баручы гаимнәре белән берлектә “Дөнья тарихында Алтын Урда”/”Золотая Орда в мировой истории” китабы язып нәшер ителде. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырымдагы филиалы әзерләгән Кырым татар халкы һәйкәл-истәлекләре турындагы хезмәт тә җитди кызыксыну уятты.
Тарихчыларның иң әһәмиятле хезмәтләрен, беренче чиратта Татарстан дәүләтчелеге тарихына кагылышлыларын, Рөстәм Миңнеханов электрон форматта рәсми интернет-порталларга һәркем файдалана ала торган итеп урнаштырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, республика лидеры тагын бер йөкләмә бирде: “Җитди экспозиция төзергә кирәк: татарстанлылар гына түгел, республика кунаклары да карый алсын өчен Кремль залларында Татарстанның бөтен тарихын урнаштырырга”.
Институт хезмәткәрләре башкарган олы хезмәтне республика җитәкчелеге лаеклы бәяләгән. Әйдәп баручы галимнәр музей залында ук Татарстан Президенты кулларыннан дәүләт бүләкләрен кабул итеп алды. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале хәзер институт директоры Рафил Хәкимов түшен дә бизи.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев