Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә имамнар аттестация уза

Бүген Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә чираттагы аттестация комиссиясе бара, бу юлы нәзарәткә Казанның Вахитов районы имамнары җыелды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Аттестацияне республиканың барлык имамнары да, шул исәптән мәчетләрдә хәзрәт булып эшләүче нәзарәт вәкилләре дә уза. Ул имамнарның мәхәлләләрдә алып барган дини эшчәнлекләре белән танышудан гыйбарәт. Шулай ук хәзрәтләр дини сораулар буенча фикерләшәләр, сорауларга җавап бирәләр. Шул рәвешле имам кешенең дини эшчәнлеге дә, гыйлеме дә барлана. Моннан тыш нәзарәт вәкилләре белән мәхәлләләргә кагылышлы мәсьәләләр уртага салып сөйләшенә.

Бүген аттестация комиссиясендә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Идел буе һәм Вахитов районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов катнаша.

Аттестацияне Татарстан районнары имамнары узгач, Казанныкылар үтә башлады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев