Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызда Казанда узачак Татарстан халыкларының III корылтаена әзерләнәләр

Татарстан халыклары корылтаенда аз санлы халыклар – нагайбәкләрне тумышы белән Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Париж авылыннан булган Дмитрий Кадыкеев тәкъдим итәчәк. 22 апрельдә Казанда узачак Татарстан халыкларының III корылтаена зур әзерлек бара. Шушы көннәрдә республика күләмендә әлеге дәрәҗәле чарага делегатлар сайладылар. Керәшеннәрне тәкъдим итәчәк делегатлар исемлеге 3 март көнне Түбән Кама шәһәрендә узган Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының күчмә идарә утырышында билгеле булды. Корылтайның оештыру комитеты утырышында расланган квота нигезендә, фикер алышу һәм тавыш бирү нәтиҗәсендә керәшеннәрдән 14 делегат сайланды. Делегация составында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, керәшен хәрәкәте ветераннары, фән, сәнгать һәм мәдәният өлкәсе белгечләре, оешманың “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары да бар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, урыннардагы этномәдәни берләшмәләрдә озак еллар эшләүче авторитетлы лидерлар үзләренең район делегация составында тәкъдим ителәчәк. Нагайбәк халкы вәкиле, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башкарма комитетының иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә әгъзасы Дмитрий Кадыкеев соңгы елларда гаиләсе белән Казанда яши. Дмитрий Иванович Татарстанда гына түгел, үзенең туган якларында да керәшеннәргә һәм нагайбәкләргә багышлап оештырылган конференцияләрдә, фестиваль-конкурсларда актив катнаша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев