Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда «Татарстан халыклары аш-суы» бәйгесе узды

Казанда өченче тапкыр «Татарстан халыклары аш-суы» бәйгесе узды. Республикада яшәүче халыклардан унике милләтнең яшь буын вәкилләре татар, рус, чуаш, удмурт, керәшен, башкорт, үзбәк, таҗик, әзербайҗан, әрмән, грек һәм кырым татарлары ризыкларын пешерү осталыгын күрсәтте. Аш-су өлкәсендә милли мәдәниятләр бәйрәме итеп әлеге бәйгене Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы, Казанның Халыкара сервис көллияте ярдәме белән «Мәдәниятләр һәм багланышлар үзәге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы үткәрде. Яшьләр тәм-томнарны Халыкара сервис көллияте аш-су бүлмәсендә пешерде, ә инде милли табынны Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында җәйде. Биредә аларны Казан рестораннарында баш пешекчеләр, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белгечләреннән торган жюри бәяләде. Бәйгедә катнашучыларны шушы көннәрдә Казанда узган Россия-Әзербайҗан яшьләр форумына килгән Әзербәйҗан делегациясе исеменнән Әзебайҗанның Яшьләр һәм спорт министры Интигам Бабаев та сәламләде. ТР Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов бәйгедә җиңүчеләрне котлап, Татарстанда яшәүче милләтләрнең бигрәк тә яшь буын вәкилләренең үз милли мәдәниятен, традицияләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга өнди торган милли аш-сулар бәйгесенең киләсе елда дүртенчесен тагын да зуррак итеп оештырырга киңәш итте. «Татарстан халыклары аш-суы бәйгесе елдан-ел колачлырак уза, ул республиканың милли-мәдәни тормышын баетып, милләтләрне бер-берсенә якынайта», – дип ассызыклады Евгений Ефимов. Үз халкының милли ризыкларын күрсәткән кызлар һәм егетләр барысы да Казандагы югары уку йортларында белем алучы яшьләр – булачак инженерлар, филологлар, физиклар, артистлар, дипломатлар. Мәсәлән, булачак антрополог, КФУ студенты, Татарстанда «Рус мәдәнияте җәмгыяте»нең яшьләр бүлеге активисты Анастасия Викторова жюрины фарш, гөмбә һәм бәрәңгеле пирог белән сыйлады.

КФУның рус филологиясе бүлегендә белем алучы үзбәк кызы Мамура Корбанова чәйгә бик тиз әзерләнә дип, баллы «кош теле», ә таҗик кызлары Мәвзүнә, Нигора һәм Покиза исә туклыклырак ризык – туралган иттән, Таҗикстаннан тикле китерелгән тәмләткечләр белән тәмләткән «гөлманты» пешергән иде. Бу манты чәчәк рәвешендә ясалганда «гөлманты» дип атала дип аңлата алар. КФУның халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә инде магистратурада укучы Мәвзүнә университетны тәмамлагач Казаннан китәргә теләмәве хакында әйтә, әти-әнисен дә Татарстанга күченергә үгетләгән. «Татарстанда безгә бик ошый, үзебезне өйдә кебек хис итәбез, монда да мөселман халыклары яши, аларның тормышка карашы, үз-үзләрен тотышлары безнең халыкныкына ошаган, татарлар кунакчыл халык», – ди кызлар беравыздан. Казанның технология университетында инженер булырга укучы Башкортстан кызлары Лиана Харисова һәм Алинә Дәүләткулова бәрәңгеле кыстыбый һәм гөбәдия пешергән иде. «Идел буенда яшәүче халыкларның аш-суында охшашлык бар. Шул ук кыстыбыйны бүген керәшеннәр, удмуртлар ясады. Ләкин алар аның камырын икенче төрлерәк итеп бөкләде», – дип аңлата Лиана.

Керәшен кызлары, апалы-сеңелле Лариса белән Алиса Спиридоноваларның милли табынында көзге уңыш хакимлек итте. Кыстыбый, ягъни күзикмәкне алар тары ярмасыннан пешергән. Жюрины аеруча «Покрау пирожкилары» әсир итте: эченә алма, кәбестә, кишер, хәтта кызыл чөгендер салып, бу пирожкиларны керәшеннәр элек-электән елга бер тапкыр, Покрауга гына әзерлиләр. Чуаш кызлары да кыстыбый ашарга һәм пешерергә ярата икән. КФУда укучы Чүпрәле кызы Светлана Гордеева: «Мин өйдә гел татарларда кебек бәрәңгеле кыстыбый пешерәм, яратып ашыйлар», – ди. Милли ризыклар бәйгесендә чуаш кызлары татар бавырсагын хәтерләткән «Йавача» тәкъдим итәргә булган. «Үзе тәмле, үзе күп – бөтен кешегә авыз итәргә җитте», – диләр. Әрмән кызы Диана Геворгян иптәш кызлары белән казанлыларны әрмәннәрнең табын түрендә торучы «Микадо» торты һәм «Гата» камыр ризыгы белән шаккаттырырга булган. «Гата»ны элек тандырда пешергәннәр, ул бездә һәрвакыт чәй өстәленә куела, – дип сөйли Диана. – «Гата» камырын акмай, шикәр, он, йомырка, ванилин, сода һәм әрмәннәрдәге әче сөт – «мацун» салып басалар, аның урынына без Казан кибетләрендә сатылган «Простоквашино» куштык». Бәйгедә катнашучылар арасында шулай ук әле мәктәптә укучылар да, пешекче осталыгын төп һөнәр итәргә ниятләгән яшьләр дә бар иде. Әзербайҗан кызы, үз диаспорасының активисты, милли җырлар-биюләр башкаручы, 8 сыйныф укучысы Аида Гуматова ел саен әлеге бәйгедә көч сынаша. Үткән ел пәхләвә пешереп, икенче урынны яулаган иде. Быел ул әзербайҗаннарда еш кына Нәүрүз табынын бизәгән «Шор-гогал» әзерләгән. Бу камыр ризыгына эчлек итеп он, тмин, куркума, йомырка белән буталган күп итеп тоз салалар. Аида быел да икенче урынга лаек булды.

Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов бүләкләде. Җиңүчеләргә 20, 15 һәм 10 мең сумлык премияләр тапшырылды. Ә чикләвекле-баллы пәхләвә әзерләп, беренче урынга исә Казан халыкара сервис көллияте студенты, Балтач кызы Регина Степанова чыкты. «Мин милли ризыклар белән кызыксынам, киләчәктә дә пешекче булып эшләргә хыялланам», – ди Регина. Сервис көллияте студентлары быел кырым татар аш-суын да тәкъдим итте. Моның өчен 4 курс студенты Инзилә Гирфанова остазы белән кырым татарларының итле камыр ризыгы – «бурама» пешерергә өйрәнгән.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев