Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы дин галимнәренә багышланган мәҗлес узды

7нче ноябрь көнне Казандагы “Ярдәм” мәчетендә Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы дин галимнәренә багышланган мәҗлес узды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасарлары – “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, республиканың төрле районнарыннан җыелган аксакаллар, “Ярдәм” мәчете мәхәллә халкы катнашты.

Дин әһелләре, мәхәллә халкы мәчеттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә өйлә намазын укыды. Аннары мәчет ишегалдына корылган чатырда мөфти вәгазен һәм башка хәзрәтләрнең чыгышларын тыңлады.

Мөфти үзенең вәгазендә күренекле татар дин галимнәре хезмәтләренең бөтен мөселман дөньясына таралуын һәм аларны өйрәнү мөһимлеген ассызыклады. Бүгенге көндә кайбер китапларның чит илләрдә генә сакланып калуын, бездә кабат басылмавы хакында да әйтте.

Шулай ук бу чарада ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлегенең совет чорында Казандагы Мәрҗани мәчетендә имам булган Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинга багышлап әзерләнгән фильмы күрсәтелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев