Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстан бюджетын карау мәсьәләсе хакында фикерләштеләр

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Татарстан Республикасы бюджетын парламент комитетларында алга таба карау мәсьәләсе буенча фикер алышу уздырылды, бюджет проекты исә Дәүләт Советына 14 октябрьдә кертелергә тиеш.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары һәм секретаре, комитетлар һәм ТР Дәүләт Советы Аппараты структур подразделениеләре җитәкчеләре белән шуның буенча киңәшмә уздырган. Парламент башлыгы сүзләренчә, төп финанс документ параметрларының 2030 елга кадәрге стратегиягә салынган республика үсеше юнәлешләренә туры килүенә игътибарны юнәлтү әһәмиятле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев