Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарның танылган әдибенә багышланган "Фатих Әмирхан: тормышы, иҗаты, мирасы" бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды

Басма матбугат сәяси яктан уртача булырга, милли мәсьәләләрне ишарәләр белән генә әйтергә, ачык дәгъвалар урынына нокталар гына куеп китәргә мөмкин. Әмма ул яшәргә, халыкны укырга, дөньяны күзәтергә өйрәтә, кешеләрне мәдәнияткә тарта – бурычлары әнә шул! Татар әдәбиятының классигы, күренекле әдип, публицист-журналист  Фатих Әмирханның әлеге фикерен бүген Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге конференцияләр залында хәтергә алдылар. Татарның танылган әдибенә 130 ел тулуга  багышланган  «Фатих Әмирхан: тормышы, иҗаты, мирасы» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган профессор Васил Гарифуллин Ф.Әмирхан шәхесен оста журналист буларак тәкъдим итте. Әмирхан – Тукайның иң якын дусларыннан берсе. Бу ике шәхеснең тормышы һәм иҗатында уртаклыклар да шактый күп. Икесе дә бер үк елда туган, икесе дә мулла малае. Иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт – һәр икесенең асыл сыйфатларыннан санала. Конференциядә доклад укучыларның да күбесе моңа басым ясады. Икесенең дә язмышлары аяныч, фаҗигале: берсенең аякларын паралич сукса, икенчесе өметсез, дәвага бирешмәс үпкә чиренә дучар була. Шул ук вакытта табигать аларга искиткеч иҗади көч биргән. Берсе – татарның бөек шагыйре, икенчесе классик әдип сыйфатында мәйдан тота. Алар үзләре исән чагында ук милләтнең йөзек кашлары буларак таныла. Тик, ни хикмәттер, Фатих Әмирхан күләгәдәрәк кала шикелле. Тукаебызның олуг юбилеен дөнья күләм чаралар оештырып билгеләп узыла, ә Әмирханныкы Тукай клубы, музей аудиториясе чикләреннән китә алмады. Шулай да галимнәребез дә тик ятмаган икән: конференция барышында  әдәбият классигының мирасы барлануы исбатланды.

Конференциягә Г.Ибраһимов  исемендәге институт тарафыннан Әмирханның «Хәят» әсәренең яңа басмасы әдипнең үз кулы белән язылган 20 дәфтәрдәге оригинал текстларга нигезләнеп эшләнгән. «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар»ның икенче чыгарылышы да дөнья күрде. Ул Ф.Әмирханның тормышы һәм иҗатына багышлана.  Әлеге җыентыкта язучының моңа кадәр бүгенге татар язуында дөнья күрмәгән публицистик мәкаләләре беренче тапкыр басылды. «Фатих Әмирхан фотографияләрдә» дигән китапчыкта әдипнең гаилә, дуслык бәйләнешләре, шәхси тормышы, иҗтимагый һәм сәяси  позициясе чагылыш таба. «Фәнни Татарстан» журналының 2016 елдагы 4 номеры да  Әмирханның 130 еллыгына нисбәтле. Биредә Фатихның  моңарчы билгеле булмаган якларына һәм үзенчәлекләренә игътибар юнәлткән язмалар урын алган.


Әлеге хезмәтләр хакында, шулай ук Әмирхан ни өчен Тукай күләгәсендә калганлыгы турында Intertat.ru редакциясендә язма әзерләнә. Бу хакта филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров белән оештырылган әңгәмәдә тулырак итеп бәян ителәчәк. – Ф. Әмирханның төп идеалы – озак гомерләр дәвамында феодаль торгынлыкта яшәгән татар кешесен «хакыйкый европеец», абруйлы репутациягә ия шәхес итеп тәрбияләү. Бу хакта ул «Яшьләр колагына бер сүз» дигән чыгышында язган. «Аяклары бәйле Прометей» гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзенең шигаренә тугрылыклы булып калды. Әдәби барышыбызга модерн ысулы белән язылган берсеннән-берсе асыл әсәрләр бүләк итте, – ди филология фәннәре докторы, профессор Резидә Ганиева.

Галимә Казанның берәр урамында Ф.Әмирхан һәйкәле урнаштыру идеясе белән дә чыкты. Ә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт  Әмирхан турында әдәби әсәр язарга тәкъдим итте. Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова исә, Фатих Әмирхан әсәрләрен рус теленә дә тәрҗемә кылырга кирәк, дигән фикерен җиткерде. Татарстан Милли музее фондында татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре белән бәйле тупланмалар саклана. Алар арасында татар әдәбиятының классик язучысы Фатих Әмирханның мемориаль тупланмалары аерым урын алып тора. Кадерле ядкарьләр арасында язучы белән бәйле документлар, аның шәхси әйберләре, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары, язучының үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, кулъязмалары һәм фотосурәтләре бар икән. Гомумән, музей Г.Ибраһимов исемендәге институт белән тыгыз элемтәдә, уртак проектлары белән дә алар әдәбият, мәдәният белән кызыксынучыларны шатландырып тора. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә Ф.Әмирханның уннан артык туганы  исән-сау. Конференциягә аларның берсе – Рәүфә Әмирханова да килгән иде. Рәүфә ханым сүзләренә караганда, чын Әмирханнар бергә җыелып ерак бабалары хөрмәтенә  Коръән ашлары уздырып тора икән. «Безнең Кече Дербышкада бәләкәй генә иске йортыбыз бар. Чаллыда яшәүче Әмирхан нәселе кызлары да килә шунда. Бергә җыелып сөйләшәбез, фикерләшәбез. Шәхсән догаларымны кылганда да гел Әмирханнарны телгә алам. Ф.Әмирхан бик авыр, катлаулы тормыш юлы узган булса да юмор хисен беркайчан да югалтмаган. Равил Әмирханда (Рәүфә ханымның ире – автор) бу сыйфат чагыла иде. Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәрен бик яратам. Анда әсәр герое телефон белән «таныша» бит. Безнең тормышыбызга да кесә телефоннары килеп кергән мәлләрдә Равил кесә телефонының калтыравыннан куркып китә торган иде... Нәкъ шул вакыт Фатих абыйның Фәтхулласы искә төшеп елмая торган идем. Тукай белән Әмирханның каберләре дә янәшә. Тукайга килгән кеше Әмирхан кабере янына да тукталмый калмый. Бәлкем киләчәктә Әмирхан каберлеген дә яңартып булмасмы икән дип уйланам», – дип сөйләде Intertat.ru газетасы хәбәрчесенә Рәүфә Әмирханова.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев