Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада уза

18-21 апрель көннәрендә Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада уза. Анда Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 25 регионыннан, 13 чит илдән катнашучылар көтелә. Бу хакта кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте. “Безнең өчен бу - бик мөһим чара. Апрель ае Туган тел ае буларак билгеле. Апрельдә бик күп чаралар үткәрелә, ә аларның иң мөһиме -  ул татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы. Без бу чараны бик теләп әзерлибез һәм көтеп алабыз. Олимпиаданың төп максаты - татар телен саклау, үстерү һәм балаларыбызда татар теленә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга кызыксыну уяту”, - диде Илдар Мөхәммәтов. Аның сүзләренчә, чараны оештыруда министрлык һәм Казан Федераль университеты гына түгел, ә җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар да зур ярдәм күрсәтә. Билгеле булганча, чарада 8-11 сыйныф укучылары белемнәрен күрсәтә ала. Шулай ук урта һөнәри һәм югары белем бирә торган уку йортлары студентлары да халыкара олимпиадада катнашырга хокуклы. “Чараның популярлыгы елдан-ел арта, географиясе киңәя. Чит илләрдән булган катнашучыларга без аеруча да шат”, - дип билгеләп үтте урынбасар. Олимпиадада катнашучыларның белемен берничә этапта тикшерәләр. Беренчесе читтән торып үткәрелә. Анда югары бәя алучылар икенче турга уза. Моңа кадәр беренче турны КФУ порталында уздырсалар, быел катнашучыларны республика күләмендә үткәрелә торган татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында сайлап алганнар. Төбәкләрдән катнашучылар исә төбәкара этапта катнашып сайлап алынган. Чит ил вәкилләре КФУ порталында сайлап алу туры узган, һәм алар белән әңгәмә уздырылган. Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы 21 апрель көнне тәмамланачак. Җиңүчеләрне “Баскет-холл”спорт комплексында сәгать 13.00дә бүләкләячәкләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев