Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда татар сугышчыларының хатларына нигезләнгән "Намус легионы" дигән документаль фильм төшерелә

Казанның «MalcolmCo» продакшн-студиясе “Намус легионы” дигән документаль фильм төшерә башлау турында игълан итте, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Фильм элегрәк Россия территориясендә күрсәтелмәгән уникаль кинохроника кадрларына һәм сугышта катнашкан татар сугышчыларының хатларына нигезләнгән. Хәзерге вакытта фильмның синопсисы, әдәби сценарие, смета һәм планы әзер. Кино проектын тормышка ашыру бәясе 850 000 сум тәшкил итә. Фильм авторлары тиешле күләм акчаны краудфандинг ярдәмендә җыярга ниятли. https://planeta.ru/campaigns/57599 сылтамасы буенча кереп, проектка ярдәм итәргә һәм фильмның автордашы булырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев