Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда татар режиссеры Ф.Дәүләтшинның "Капка" нәфис фильмын тәкъдим итәчәкләр

24 майда 18.00 сәгатьтә Казанның «Мир» кино театрында татар режиссеры Фәрит Дәүләтшинның иҗат кичәсе оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Татаркино» оешмасының матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр. Кино режиссерның иҗат кичәсендә «Капка» нәфис фильмның премьерасы тәкъдим ителәчәк. Фильм татар телендә рус субтитралары белән бирелә. «Капка»ның төп герое – Германиядә озак еллар яшәгән Миңнияр. Ул туган ягына кайта. Сәфәр иткәндә очраклы рәвештә ташландык авылга килеп чыга. Анда бер әби белән очраша. Әби Миңниярны Әфганстанда үлеп калган улы итеп кабул итә...
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев