Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Татар кызы" һәм "Татар егете" шәһәркүләм бәйгесенең финалы узачак

28 ноябрь көнне Казанның Химиклар мәдәният сараенда "Татар кызы" һәм "Татар егете" шәһәркүләм бәйгесенең финалы узачак. Анда башкала мәктәпләрендә белем алучы яшүсмерләр катнаша. Казан шәһәре мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, конкурс программасы 1 октябрьдә башланган. Аның нигезендә, шәһәрнең һәр районында бәйгенең беренче этаплары үткәрелеп, финалда катнашучылар сайлап алынган. Финалга узучылар арасында Киров районының 4 нче номерлы интернат-гимназиясендә белем алучы, "Голос. Дети" тапшыруы аша танылган Сәйдә Мөхәммәтҗанова да бар. Бәйгенең йомгаклау өлешендә катнашучылар "Кәрим Тинчурин - татар халкының бөек улы" темасына визит карточка әзерләргә тиеш. Ягъни, авторның берәр пьесасыннан өзек күрсәтү шарт итеп куелган. Шулай ук катнашучыларга татар халык биюен биергә, аш-суга осталыкларын күрәтергә, замана татар егете һәм татар кызы нинди булырга тиеш дигән темага уйлануларын жюрига җиткерерү таләбе куелган.  
Татар информ
Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев