Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н билгеләячәкләр

27 ноябрьдә Казанның В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял комплексында мәктәп укучылары арасында оештырылган «Татар кызы. Татар егете – 2018» шәһәркүләм бәйгесенең финалы узачак. Бу хакта чараның оештыру комитетыннан хәбәр итәләр. Быел конкурс программасы 1 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр үтә. 1-31 октябрь көннәрендә район этаплары узды, аның нәтиҗәләре буенча шәһәр финалында катнашучылар билгеләнде. Финалга чыгучылар татар милли мәдәнияте һәм бию элементларын үз эченә алган визит карточкасын, татар шагыйрьләре һәм язучыларының бер әсәрен тәкъдим итәчәк, «Хуҗабикә» кулинар бәйгесендә көч сынашачак. Шулай ук республиканы ТАССР оешуның 100 еллыгы белән котлаячаклар һәм «Блиц сораштыру»да катнашачаклар. Конкурс программасы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, аларга «Татар кызы 2018» һәм «Татар егете 2018» исемнәре биреләчәк. Чараны Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе оештыра. Бәйгенең максаты талантлы татар яшьләренә ярдәм күрсәтү, татар халкы тарихына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән гыйбарәт. Бу хакта тулырак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев