Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татар китабы йорты ачылачак

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшләрен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин хәбәр итте. “Шәриф Камал музей-йорты реконструкциядән соң Татар китабы йорты буларак ачылачак. Аның бер катында Шәриф Камал музее экспозициясе булса, бер катында Татарстан китап нәшриятының китап кибете урнашыр дип планлаштырыла”, - диде Дамир Натфуллин. Әлегә Казан шәһәренең Островский урамында урнашкан Шәриф Камал музей-йортында реконструкция эшләре башланды. Аның кайчан тәмамланасы әлегә билгеле түгел.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев