Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда татар халкы һәм тарихына багышланган "Мин беләм" дип исемләнгән интеллектуаль уен узачак

4 апрельдә Казанның бер кафесында “Мин беләм” дип исемләнгән интеллектуаль уен булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына уенны оештыручыларның берсе Алсу Хафиз хәбәр итте. “Уенда катнашу өчен бернинди акча да түләргә кирәкми. Бары үзегезнең командагызны җыеп, ял итәргә, белемегезне тикшерергә килү генә сорала. Билгеле инде, интернеттан файдалану рөхсәт ителми. Әгәр дә интернет ярдәмендә җавап эзләүчеләр була икән, аларга ул этапта җәза буларак 0 балл куела”, – диде Алсу Хафиз. Аның сүзләренчә, уенның сораулары татар халкы, татар тарихы, мәдәнияте, Казан шәһәре белән бәйле булачак. Шулай ук уенда фото һәм аудиосораулар да яңгыраячак. “Мин беләм” – команда уены. Һәр команда ким дигәндә 4 кешедән тора. 6 этап дәвамында катнашучылар алып баручының сорауларына җавап бирә һәм җавапларын махсус бланкка язып бара. Җиңүчене билгеләү дә бик гади: иң күп дөрес җавап биргән команда җиңү яулый. Уенда ктанашу өчен үз командаңны тупларга, теркәлү узарга кирәк. “Команда туплый алмаучылар өчен дә уен өстәле артында урын табылачак”, – диде Алсу. Бу хакта тулырак мәгълүматны 8-927-440-22-52 номерлы телефон аша белеп була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев