Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда татар гореф-гадәтләре турында уникаль китап тәкъдим ителә

23 ноябрьдә Казанның «Әкият» курчак театрында Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен яктырткан беренче “Хәзинә” китабына багышланган зур бәйрәм үтәчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Бәйрәмдә 1нче Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, балалар бию коллективлары, музыка мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр, Дмитрий Бикчәнтәев җитәкчелегендәге «НеЗаМи» ансамбле, Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры артистлары катнаша.

2014 елда Казанда Татарстан Президенты булышлыгы белән ТР Мәдәният министрлыгы, Казан хакимиятенең Мәдәният идарәсе, Республика традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге һәм 1нче Балалар сәнгать мәктәбе ярдәмендә “Хәзинә” проекты старт алды. Аның максаты балалар күзаллавы аша Татарстанда яшәүче халыкның милли бәйрәмнәрен, традиция, гореф-гадәтләрен, легендаларын, әкиятләрен матур итеп күрсәтү. Беренче этап нәтиҗәсе булып, 10-15 яшьлек рәссамнарның иң яхшы эшләреннән альбом дөнья күрде.

Китап дүрт өлешкә бүленгән. Анда гаилә көнкүреше, туй йолалары, милли бәйрәмнәр, татар халык әкиятләре һәм легендалары бик ачык чагылыш тапкан. Әлеге басма татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сәнгать мәктәпләрендә, урта һөнәри уку йортларнында файдалану өчен зур ярдәмлек кенә булып калмый, гаилә өчен дә кызыклы һәм файдалы мәгълүматларга бай. Рус, татар, инглиз телләрендә басылган «Хәзинә» Казан кунаклары өчен дә кыйммәтле истәлек булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев