Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда татар галиме Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышланган конференция узачак

Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2017 елның 19-20 октябрендә күренекле татар галиме, тарихчы, археолог Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышланган “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздыра. Бу хакта Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хәбәр итә. Чарада татар археографиясе, эпиграфикасы, чыганакчылык һәм башка юнәлешләргә караган актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Конференциядә Татарстан галимнәре белән берлектә, Санкт-Петербургтагы Европа университеты, Россия Фәннәр академиясе Дагыстан фәнни үзәгенең Тарих, археология һәм этнография институты (Махачкала), Казахстанның Р.Сөләйманов исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институты (Алмата) галимнәре катнаша. Конференция кысаларында Мирасханәдә С.Вахидинең тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеген яктырткан күргәзмә дә эшләячәк. 20 октябрьдә Болгарга сәяхәт һәм “Болгар чорының эпитафикасын өйрәнү мәсьәләләре” буенча лекцияләр укылуы көтелә. Чара “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы “Манеж” күргәзмәләр залында (Казан шәһәре Шейнкман урамы 11) 10.00 сәгатьтә башлана.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев