Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының чираттагы энциклопедик һәм фәнни-белешмә хезмәтләре киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк

29 декабрьдә Казанда, Татарстан Фәннәр академиясе бинасында республиканың Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының чираттагы энциклопедик һәм фәнни-белешмә хезмәтләре киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте. Галимнәр Татарстанның "2014-2020 елларда татар халкының милли үзенчәлеген саклау" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән, "Татарстанның югалган торак пунктлары", “Казахстан татарлары” һәм “Россия Федерациясендә татарлар компакт яшәүче төбәкләр” фәнни хезмәтләре белән таныштырачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев