Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда татар дин әһеле, педагог һәм мәгърифәтче Галимҗан Барудига багышланган укулар узачак

28 февральдә “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә (Габдулла Тукай урамы, 34) “Татар дин әһеле, педагог һәм мәгърифәтче Г.Барудига багышланган укулар” Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция барышында Россиядә дини мәгариф, Россия мөселманнары мәгърифәтчелеге эшендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең әһәмияте мәсьәләләре каралачак, шулай ук Галимҗан Барудиның мәгърифәтчелек һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында фикер алышачаклар. Конференция материаллары буенча җыентык нәшер итү ниятләнә. Баруди укулары Россиянең төрле почмакларыннан күп кенә галимнәрнең һәм дин әһелләренең игътибарын җәлеп итеп килә. 2017 елда конференциядә Россия төбәкләреннән, Ингушетиядән, Сүриядән, Төркиядән һәм Иорданиядән мөфтият вәкилләре, галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре катнашты. Быел конференциядә катнашучылар географиясенең күпкә киңәюе көтелә.
Бөтендөнья татар конгрессы
Фото: dumrf.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев