Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда танылган татар архитекторы Айвар Саттаровның күргәзмәсе ачыла

20 октябрь көнне 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендә урнашкан Кол Шәриф мәчетендә “Архитектор Айвар Саттаровның мәчетләре” дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Ислам сәнгате музее җитәкчесе Илнур Низамиев хәбәр итте.
Әлеге үзенчәлекле проектны “Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” җәмәгать оешмасы, “Әлиф” татар шәмаилчеләре һәм каллиграфлары ассоциациясе, Татарстанның архитекторлар берлеге һәм Казан Кремле музей-тыюлыгы  оештыра.
А.Саттаров Кол Шәриф мәчетен проектлауда һәм төзүдә зур өлеш керткәне өчен 2006 елда “Татарстанның атказанган архитекторы” исеменә лаек дип табыла. 2012 елда Кол Шәриф мәчетенең архитекторлар төркеме белән бергә Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия була. Айвар әфәнде Россия төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә дә иман йортларын проектлауда катнаша.  Әлеге хезмәтләре өчен дәрәҗәле исемнәр яулый. Казанның “Ярдәм” мәчете – архитекторның талантын күрсәтә торган биналардан санала. Моннан тыш, А.Саттаров бик күп яшь кадрларны әзерләүгә дә зур көч куйды.
“Архитектор Айвар Саттаров мәчетләре” – танылган мигъмарның беренче шәхси күргәзмәсе, - ди Илнур Низамиев. – Күргәзмәдә Саттаров иҗат иткән күпсанлы мәчет архитектурасы рәсемнәре урын ала".
Айвар Саттаров шәхсән үзе мәчетләр архитектурасы белән кызыксынып китүен болай аңлата:  “Яшел Үзән районы Мулла иле авылында һәр җәйне әбием янында уздыра идем, - ди ул. - Авылыбыз борынгы, бик тарихи санала. Анда өч мәчет бар иде. Берсе мәрхүм әбиемнең йорты каршында гына. Һәр көнне. иртүк торгач, Урта күл буендагы мәчет манарасына күз сала идем. Кечкенәдән үк мәчетнең яме минем күңелемә сеңгәндер инде. Гыйбадәтханә проектларын тормышка ашыру идеясе миңа Римда йөргән чагымда килде. Италиядә стажировка узганда, Рим каласында мәчет төзегәннәрен күрдем. Шул вакытта, исем китеп, католиклар үзәгендә мөселман бинасы төзиләр, дип уйлап куйган идем. Төзелешен күзәтеп тә йөрдем, бик зур мәчет иде ул. Күңелемә мәчетләр белән шөгыльләнү теләге шул вакытта ук кереп оялады”.
Күргәзмәдә архитекторның 13 проекты урын ала. Шуларның унысы инде тормышка ашырылган. Шулай ук биредә Айвар әфәнде җитәкчелегендә проектланган мәчетләрнең эчке бизәлеше дә күрсәтелә. Аларны архитекторның хатыны, дизайнер Рәшидә Саттарова туплаган.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев