Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда танылган кондитер Ренат Әгъзамов Халыкара тортлар күргәзмәсе ача (фото)

1 декабрьдә Казанда танылган кондитер Ренат Әгъзамов Халыкара тортлар күргәзмәсе ача. Бүген кондитер булачак күргәзмә уңаеннан, Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары – Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашкан. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәүге күргәзмә Татарстан башкаласындагы сәүдә үзәкләренең берсендә узачак. Ул 15 декабрьгә кадәр эшләячәк. Ренат Әгъзамов сүзләренчә, мондый күргәзмәләрне алга таба Россиянең тагын 40 шәһәрендә оештыру планлаштырыла. Күргәзмә кысаларында, кондитер үзе ике метр биеклектә зур торт ясаган.

Ренат Әгъзамов киләсе елның гыйнварында Казанда кондитерлар өчен семинар уздырачагын да хәбәр итә. Ул анда гадәти булмаган тортлар әзерләү технологияләре, кондитерлык эшендә чималларга үзе эшләп чыгарган стандартлар белән уртаклашыр дип көтелә.

[gallery columns="2" link="file" ids="12486,12487,12488,12489,12490,12491,12492,12493,12494,12495"]

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев