Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда танылган итальян җырчысы Рөстәм Яхин романсларын башкарачак

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә итальян опера һәм эстрада җырчысы Валерио Сгарджи белән Санкт-Петербургтан килгән опера җырчысы Анна Мурадян чыгыш ясаячак. Бу хакта Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Концертта итальян теноры башкаруында күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин тарафыннан Гамир Насрый сүзләренә иҗат ителгән «Күңелдә яз» романсы яңгыраячак. Җырчы романсларны Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестрына кушылып башкарачак. Валерио Сгарджи сүзләренчә, Россиядә ул инде берничә тапкыр булган, илебезнең күп кенә оркестрлары белән эшләгән. Ә халык уен кораллары оркестры белән ул әле беренче тапкыр гына чыгыш ясый. Бу хакта тулырак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев