Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда танылган дизайнер, эксперт һәм стилистлар, чит илләрдә яшәүче мода белгечләре җыелачак

22-23 апрель көннәрендә Казанда Volga Fasion Week Халыкара мода атнасы узачак. Бер мәйданда танылган һәм яшь дизайнерларны, экспертларны, стилистларны җыяр дип көтелгән әлеге чарага катнашучылардан гаризалар килә башлаган инде. Бу хакта бүген Volga Fasion Week проектын тәкъдим итү чарасында мәгълүм булды. Volga Fasion Week оештыручыларының берсе Анастасия Былинина сүзләренчә, чарага Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә мода белгечләре чакырулы. Программада фикер алышу мәйданчыклары, ачык һәм ябык мода күрсәтү, яшь дизайнерлар конкурсы һ.б. чаралар каралган. "Без мода индустриясендәге кешеләрне бергә тупларга телибез. Аларга моның өчен Мәксәүгә яки башка җиргә барырга кирәк тә түгел. Узган ел мода атналыгы Түбән Новгородта узды. Казан дизайнерлары анда да чыгыш ясады. Татарстан башкаласында кичке күлмәкләр, күн эшләнмәләре дизайнерлары шактый. Шуңа да без чараны быел сезнең шәһәрдә үткәрергә булдык. Бәйгедә катнашып, җиңгән дизайнерларның шактые үз кибетләрен ачты, чит илләрдә коллекцияләрен күрсәтүгә иреште", - ди Анастасия Былинина. Мода атналыгының Казанда уздырылуын оештыручы каланың Идел буеның икенче башкаласы булуы белән дә аңлата. "Конкурста традицион киемнәрдән тыш, мөселман киемнәре дә булачак", - диде ул. Volga Fasion Week проектын гамәлгә ашыручыларның икенчесе Юлиана Благовская "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, чара иҗат юлын башлаган яшь дизайнерлар белән мода дөньясын бәйләп тора торган "күпер" булып тора. "Быелгы Volga Fasion Week үзенчәлеге - аның татар һәм мөселман мәдәнияте белән бәйле булуында"- ди Юлиана Благовская. Аның сүзләренчә, конкурс программасында Идел буе төбәкләреннән генә дә 30 лап дизайнер катнашачак. "Казан модасы - ул төсләргә бай булган хатын-кыз образы. Аңа битараф калып булмый. Әгәр дә безнең проектка кызыксыну һәм ихтыяҗ була икән, без аны Казанда ел саен үткәрә торган булачакбыз", - дип вәгъдә бирде оештыручы. Презентация вакытында мәгълүм булганча, мода атналыгында берничә номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Әмма анда катнашучының яше 18 дән алып 35 яшькә кадәр булуы шарт. Бәйгедә иң күбе 10 төрле образ тәкъдим итәргә рөхсәт ителә. "Бу мода күрсәтү генә түгел. Биредә визажистлар, чәчтарашлар, дизайнерлар бергә җыелып, бер эшне башкарачак", - ди оештыручылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев