Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда тамашачыны театраль рецензия-бәяләмәләр язарга өйрәтәчәкләр

Казанда тамашачыны театраль рецензия-бәяләмәләр язарга өйрәтү һәм замана театрының күптөрлелеген аңларга ярдәм итү йөзеннән “Театр блогерлары мәктәбе” ачыла. “Проектның идеологик һәм гамәли мәсьәләләрен - "Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе" һәм Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге, оештыру эшләрен - продюсер Евгения Шерменева үз өстенә ала. Мәктәп Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән театр базасында ачыла”, - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Проект Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән, театр турында интернет блогларга язарга яки күргән спектакльләрен яхшырак аңларга теләүче тамашачылар өчен оештырыла. Әлеге мәктәпләр, коммерция максатын күздә тотып куелган спектакльләрдән тыш, җитди репетуарны да кабул итә алырлык укымышлы аудитория тәрбияләргә ярдәм итәр дип көтелә. Проект кысаларында Казанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә Театр тәнкыйтьчеләре ассоцияциясе ярдәмендә тәнкыйтьчеләр эшләячәк. Алар блогерлар белән семинарлар, вебинарлар уздырачак һәм практик биремнәрнең үтәлешен күзәтәчәк. Казанда театр блогерларын танылган театр белгече, "Афиша" журналы күзәтүчесе Алексей Киселев (Мәскәү шәһәре) укытачак. Семинарда катнашучылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия теарының бер спектаклен карап, аның турында бәяләмә язачак. Проектка декабрьдә нәтиҗә ясала. Семинарлар арасында булган вакытларда педагог белән катнашучылар вебинарлар һәм социаль челтәрләр аша онлайн рәвештә аралаша алачак. "Театр блогерлары мәктәбе" - пилот проект һәм бары тик өч айга исәпләнгән. Ул 8 октябрьдә старт ала. Әлеге тәҗрибә уңышлы дип табылса, ул дәвам итәчәк.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев