Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Талант канатларында" дип аталган халыкара конкурс-фестиваль узачак

23-26 март көнне Казанда “Талант канатларында” дигән халыкара конкурс-фестиваль узачак. Быел Татарстан башкаласы әлеге зур күләмле иҗади форумның финалын кабул итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. “Талант канатларында” балалар иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү фонды оештырган бәйге. Ул Татарстан Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән уза. Проект 9 елдан артык гамәлдә һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Конкурста коллективлар да, аерым башкаручылар да катнаша ала. Аларның осталыклары вокал, хор җыры. Инструменталь музыка, хореография, мода театры, оригиналь һәм театр жанры, нәфис сүз номинацияләре буенча бәяләнәчәк. Моннан тыш, 6 яшь категориясе каралган. Бәйгенең жюри составына Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Новосибирскиның әйдәп баручы югары уку йортлары академиклары, профессорлары, мәдәният өлкәсенең атказанган хезмәткәрләре һәм экспертлар кергән. Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар фестиваль башланырга 7 көн алдан тәмамлана. Проектның абсолют җиңүчесе 100 000 сум күләмендә премия алачак. Бәйге турында тулырак мәгълүматны http://www.planetatalantov.ru сайтында алырга була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев