Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының гастрольләре башлана

19-21 март көннәрендә Казанда Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының гастрольләре үтә. Бу хакта мәгълүмат театрның рәсми сайтында урнаштырылган. Түбәнкамалылар Казанга биш спектакль алып киләләр. Аларның барысын да театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев куйган. Биш спектакльнең икесе Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган. 19 мартта - “Гөргөри кызын бирә” спектакле. Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” пьесасы буенча куелган спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Буа дәүләт драма театрларында да зур уңыш белән бара. Түбән Кама театрында да ул халык җыя торган спектакльләрнең берсе. Репертуарда шулай ук Чыңгыз Айтматов, Аяз һәм Мансур Гыйләҗевлар, Ләбиб Лерон әсәрләре дә бар. Спектакльләр К.Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев