Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Студентлар язы-2017" республика фестивале узачак

Республика “Студентлар язы”на быел 20 млнлап акча тотачаклар, диде “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов. “Һәр вуз, командасын әзерләү өчен, 1 дән 3 млнга кадәр акча чыгара”, - дип җиткерде ул. Аның сүзләренчә, быел фестиваль финалында республика буенча 13 вуз катнашачак. stud Шулай ук Фәизов сайлап алу турларында Татарстанның барлык шәһәрләреннән 30 мең студент катнашуын билгеләп үтте. Әлеге мәгълүматларны “Студентлар лигасы” президенты Элькин Искәндәров тулыландырды. “Ил буенча барлыгы миллион ярымлап студент катнаша, Россиядә исә барлыгы 6 миллион студент. Димәк, һәр дүртенче студент фестивальгә җәлеп ителгән дигән сүз бу”, - дип белдерде Искәндәров. Искәртеп үтик, “Студентлар язы-2017”нең республика фестиваль финалы 5 майда КФУның “УНИКС” комплексында үтә. Гала-концертта җиңгән студентлар Тулада һәм Мәскәүдә узачак федераль этапта чыгыш ясаячак. П/к "Студенческая весна Республики Татарстан-2017"
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев