Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Созвездие – Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты узачак

14 апрельдә Казанда "Созвездие – Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты узачак. Исегезгә төшерәбез, Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясендә һәм Юнеско эшләре буенча Россия Комиссиясе ярдәме белән уздырыла. Проектның төп оештыручы – республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы. Фестивальнең йомгаклау өлеше "Уникс" концертлар залында үтәчәк. Фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, жюри арсында "Беренче канал"ның, шулай ук "Голос" һәм "Голос. Дети" проектларының төп музыкаль директоры Марина Андрусенко бар. Ул, өч көн эчендә меңгә якын номер карап, "Созвездие – Йолдызлык"ның күләмле булуына сокланган. Шулай ук быелгы бәйгенең жюри әгъзалары арасында тагын "Беренче канал"шоу-программаларын алып баручы хореограф, "Ледниковый период" шоуын куючы, фигуралы шуу буенча Россия җыелмасының хореографы Игорь Оршуляк, актриса һәм продюсер Диана Сәфәрова, "Беренче канал" музыкаль проектларының төп режиссеры Марина Полтева, Щукин исемендәге театр институтының кафедра мөдире һәм ГИТИСның эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов һәм башкалар бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев