Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды

Казанда СССРның халык артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды. Истәлек тактасы халык артисты яшәгән Татарстан урамындагы 7нче йорт диварында урнаштырылды.
  • Шәүкәт Биктимеров Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр роле өчен Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мемориаль такта авторы Дмитрий Кузнецовка министр исеменнән рәхмәт белдерде. Шәүкәт Биктимеровның балалары Гүзәл һәм Искәндәр Биктимеровлар да рәхмәт сүзләрен әйтте. Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов үз чыгышында “Театр яшәгәндә, татар халкы яшәгәндә Шәүкәт абый онытылмас” дип, Шәүкәт Биктимеров турында хатирәләрне яңартты.
  • Әлеге йортта ТАССРның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, Г. Камал театрының элекке директоры Шамил Закиров, режиссер Дамир Сираҗиев яшәгән.
Тантанага Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева һәм башка күренекле шәхесләр килгән иде.
  • Бүген Г. Камал театр артистлары “Бабайлар чуагы” спектакле белән Шәүкәт Биктимеровның туган ягы Саба районында чыгыш ясаячак.

Альбина Мөхәммәдиева, Татар-информ
Фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев