Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда шәһәр мэры исемендәге стипендиягә дәгъва кылуга фәнни-тикшеренү эшләр конкурсы кысаларында эшләр кабул ителә башлады

Проектлар ике этапта якланачак: читтән торып һәм “урында”. Эксперт советы 30ар мең сум күләмендә 16 стипендия, 20шәр мең сум күләмендә югары белем бирү оешмалары стдентлары өчен 20 стипендия, 10ар мең сум күләмендә һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен 2 стипендия бирәчәк. Эксперт советы әгъзалары тәкъдиме һәм Казан Мэры исемендәге стипендияне бирү буенча Иҗтимагый совет карары буенча стипендияләрнең саны үзгәрергә дә мөмкин. Конкурста катнашыр өчен документларны электрон вариантта  28 октябренә кадәр тапшырырга кирәк, дип ачыклык кертә шәһәр мэрисенең рәсми порталы.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев