Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда шагыйрә Луиза Янсуар шигырьләренә нигезләнгән шигъри-музыкаль спектакль куелачак

27 апрельдә 19:00 сәгатьтә Казанның "УГОЛ" иҗат лабораториясендә шагыйрә Луиза Янсуар  шигырьләре буенча куелган шигъри-музыкаль спектакль булачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Луиза Янсуар хәбәр итте. "Бу идея миндә бик күптәннән йөри иде. Без аны бер ел эчендә режиссер Резеда Гарипова белән тормышка да ашырдык, - ди Луиза Янсуар. - Тинчурин театры актерлары, бер төркем музыкантлар-җырчылар белән берлектә "Одиссея" дип аталган шигъри спектакль әзерләдек. Мин шигырьләрне текст рәвешендә генә кабул итмим. Еш кына кадрлап күрәм. Кино кебек итеп. Бик зур хыял бар – безнең шагыйрьләр иҗатыннан татарча кыска метражлы фильмнар эшләү". Ә "Ишек"кә килгәндә, "Калеб"леләр Луизаның шигырьләре буенча да берәр нәрсә эшләргә кирәк, диеп, берничә тапкыр ул идея калкып-калкып алган. Әмма шагыйрә очрашу, кичә форматында күрергә теләмәгән аны. "Шигырьләрнең, нәкъ менә актерлар аша үтеп, тамашачыга тулы канлы бер тарих булып җитүләре кадерле иде. Спектакль форматы", - ди ул үзе. "Режиссер Резедага шалтыраттым да: "Минем шигырьләрдән спектакль эшлисе килә иде..." - дидем. Резеда шунда ук очрашу көнен билгеләде. Күрештек һәм икәүләшеп кереп киттек шушы маҗара эченә. Үзебез аны, шаярып, "авантюра" дип атыйбыз. Чөнки биредә һәр нәрсә диярлек – эксперимент. Минем өчен һәм Резеда өчен генә дә түгел. Һәрберебез өчен. Спектакльнең татар һәм, аннан да бигрәк, "Калеб" тамашачысы өчен күнегелгән зонада куелмавы да - сынап карау. Бу юлы без "УГОЛ" сәхнәсен сайладык. Инде тәҗрибәле, исемнәре таныш актерлар - Зөлфәт Закиров, Идел Кыямов, Зөлфия Галиуллина белән бергә Резеда Гарипова һәм Зөлфәт Закировның театр училищесындагы татар драма курсының беренче тапкыр зур сәхнәдә сынау үтүе дә. Болар: Зөһрә Идрисова, Рамил Вафин, Энҗе Насыйбуллина, Диана Хәйретдинова, Гүзәл Кадыйрова, Элина Әюпова, Алия Алиева. Нәкъ менә шигъри тексттан башлау – Резеда аларга планканы бик зурдан куйды, билгеле», - ди Луиза. Проект авторлары «ишек»ләрне кешеләрнең язмышларына да, проблемаларына да ачачак. Балачактан алып, гомер барышында адәм баласы нинди сикәлтәләр аша уза – шуларны да колачларга тырышачаклар. "Кеше экзистенциясенә шигырь аша бер караш дияр идем мин моны", - ди шагыйрә. Резеданың шигырь текстына булган игътибары, нәкъ менә текстны галиҗәнап рольгә куюы бик ошый миңа. Театр дөньясында формага артык зур игътибар бирелгән бер чорда мин аның Сүз белән эш итүенә ихтирам белән карыйм. Моннан тыш, аның ирониясе миңа бик якын. Без бит бик сентименталь. Ишек - борынгы мифлардан башлап, хәзерге көнгәчә күчеш символы булып исәпләнә. Гадәти тормышта: бүлмәдән - бүлмәгә, йорттан - урамга, урамнан - йортка йөрсәк, төшләрдә, ритуалларда: бер халәттән - икенчесенә. Барлык борынгы һәм хәзерге мистик традицияләрдә ишек - инициациянең, рухи үсеш этапларының алыштыргысыз өлеше. Гыйбадәтханәләр, изге урыннарга илтә торган ишекләргә борынгылар махсус тамгалар, изге китаплардан алынган текстларны язып куя торган булганнар, аларны саклаучы ролен үтәргә тиешле җәнлекләр, кошлар, аллалар, мифик ияләрнең сыннары белән бизәгәннәр. Ишектән узганчы, кеше яман уйлардан арынырга, бусагадан чиста күңел белән атларга тиеш, дип исәпләнгән". Борынгы Шумер, Мисыр, Көньяк Америка индеецлары, һиндлылар, кытайлар, японнар ишек ул - ике дөньяны - капма-каршы параллельләрне тоташтыра торган портал, дип ышанганнар. Ислам дине белән христиан традициясендә дә ишек - Өметкә, Аллаһка, Коткарылуга, Оҗмахка юл ача торган символ. Матур әдәбиятта да, сәнгатьтә дә ишек үзенең борынгыдан килгән мәгънәсен саклап кала бирә. Без кечкенәдән яратып укыган "Алиса в Стране Чудес" булсынмы ул, Герберт Уэллсның "Дверь в стене" әсәреме, кинематографиядәге, рәсем сәнгатендәге күпсанлы сюжетлар, мотивлар чагылыш таба ди, шагыйрә Луиза Янсуар. Алдарак әйткәнебезчә, "Ишек" шигъри-музыкаль спектакльнең режиссеры - Резеда Гарипова. "Шигъриятне аңлау өчен, аерым бер зәвык кирәк. Әзерлек. Ә театрда, шигъри материал белән эш иткәндә, тагын да кызыграк хәлләр башлана, - ди Резеда Гарипова. - Гадәттә, без шигырьне рифма-ритмнан торган текст буларак кабул итәргә күнеккәнбез. Аны шулай укыйбыз да - төзеклегенә, рифмалар ярашуына сокланып, аһәңен тоеп. Әмма сәхнәләштерер өчен куллана башлагач, шигырь инде текст булудан туктый. Аның тышкы "киеме" әһәмиятле булудан туктый, дөресрәге - без текст эченнән тормышны эзли башлыйбыз. Аның логикасын. Каһарманнарның кичерешләр гаммасын. Рефлексиясен. Конфликтын. Үз-үзләрен ничек җиңә алуларын… Луиза "читка" вакытында безгә сценарийга тупланган шигырьләрен укып чыкканда, барыбыз да аның яңгырашын тыңлап, фикер сөрешенә игътибар итеп утырдык. Актерлар - бигрәк тә. Чөнки алар тере авторның үз башкаруында беренче ишеттеләр бу текстларны.  Бүгенге заманча театрда сүзнең кыйммәте инде элеккеге түгел - драматургик материалдан бигрәк, режиссер күзаллавын, аның дөньяга караш ноктасын күрер өчен килә тамашачы. Ә миңа  спектакльдә нәкь менә Сүз кадерле. Шигъри спектакльдә бит акылга сыймастай декорацияләр, купшы сценография артына "качып" калып кына булмый. Шигырьнең асылда нәкъ менә шигырь генә түгел икәнлеген ачып күрсәтергә кирәк. Сәхнәдәге персонажларның язмышы аша чагылдырып. Бу кичерешләрнең һәммәбез өчен дә уртак, таныш икәнлегенә төшендереп. Тамашачыны сәхнә теле аша ышандыру - бүгенге көндә иң үтемле алымнарның берсе”. Резеда фикеренчә, шигыри спектакль актерның мөмкинлекләрен ачар өчен дә яңа шартлар тудыра. Режиссер буларак та бу  процесс Р. Гариповага ошый. Спектакльдә Казан театр училищесының Резеда Гарипова һәм Зөлфәт Закиров курсында укучы студентлар катнаша. Шигърияткә тормышка якынайган кебек якынаерга теләсәгез,  27 апрельдә 19:00 сәгатьтә "УГОЛ" иҗат лабораториясенә рәхим итегез. Проект авторлары белдергәнчә, шигърият ишекләре аша узарга һәм үзегезне табарга килегез. Белешмә: Луиза Янсуар (Шарова) - Татарстан Республикасы Питрәч районы Кәвәл авылы кызы.  Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза, иҗади  тәхәллүсе дә яраткан авылы исеменнән алынган. Луиза 1998 елда Янсуар урта мәктәбен тәмамлый.  Беренче шигырьләре "Алга",  "Сабантуй" газетасында, "Ялкын" журналында басыла. Луиза  Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында белем ала. Шагыйрәнең  "Күзен ача умырзая" исемле беренче шигъри җыентыгы 1998 елда дөнья күрде. 2002 елда "Мәгариф" нәшриятында "Мин күкләргә кайтам" дигән исем астында Луизаның икенче шигырь китабы нәшер ителде. 2005 елда — "Болан кызы", 2007 елда исә "Без өргән учак" җыентыклары дөнья күрде.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев