Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән очрашу кичәсе узачак

31 октябрь көнне шагыйрә, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Сәлахетдинова белән очрашу узачак. Әлеге кичә турында "Татар-информ" хәбәрчесенә шагыйрә үзе сөйләде. "Очрашу уздырырга "Хатын-кызлар гимназиясе" проекты авторы Айгөл Биктимерова тәкъдим итте. Кичәнең оештыручысы булып нәкъ менә шушы гимназия тора. Очрашуга төрле яшьтәге хатын-кызлар килер дип көтәм, алар белән хатын-кызларның көче турында сөйләшәчәкбез. "Хатын-кызның көче" - узачак кичәнең төп темасы. Бу тема эчендә ихтыяр көче, Аллаһка ышану турында әңгәмә корачакбыз. Үземнең тормышымнан чыгып хатын-кызга тормышта үз урынын ничек табарга һәм, гомумән, ничек яшәргә икәнен аңлатырга тырышачакмын", - дип җиткерде Лилия Сәлахетдинова. Очрашу 17:30да Казан шәһәренең Галиев мәчетендә узачак.        
Миләүшә Гафурова, Татар информ
Фото: Солтан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев