Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда шагыйрь Дәрдемәндкә багышланган "Татар-дозор" квесты узачак (видео)

Быел “Татар-дозор” квесты  22 апрельдә уза һәм ул шагыйрь, алтын приискалары хуҗасы Дәрдемәндкә багышлана. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белдерде. дәрдмәнд “Татар-дозор” уены - “Мин татарча сөйләшәм” акциясе алдыннан уздырыла торган чара. Квест  ике этапта - мәктәп укучылары һәм ВУЗ студентлары өчен үткәрелә. 200-300 кеше, командаларга бүленеп, шәһәрдәге 30 урында булып, биремнәрне үтәячәк. Уенны Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы уздыра. "Безнең төркемгә тарихчы Илдар Шәфыйков кушылды. Быелгы уенның темасын "Дәрдемәнд" дип сайладылар. Дәрдемәнд, белгәнебезчә, алтын приискалары хуҗасы булган шагыйрь. Дозорда катнашучылар "алтын" эзләргә тиеш булалар,” – ди Тәбрис Яруллин. Алдагы еллар белән чагыштырганда, уенның тәртипләре үзгәргән. "Авторлар аны, тулысынча диярлек, кодларга салдылар. Кодларда кызыклы татар сүзләре булачак. Катнашучылар, Дәрдемәнднең "алтын"нарын табып, Интернет аша безгә җибәрәчәкләр. 5 катлаулы биремне үтәгәннән соң, аларга тагын да катлаулырак биремнәр бирәчәкләр. Шул катлаулы биремнәр Дәрдемәнднең "алтын"нарын командаларга китерәчәк”, - дип аңлатты ул. 2017 елгы уенда катнашучылар Дәрдемәнднең иҗатын белергә тиеш. Шулай ук Казанны белү дә кирәк. "Бу уен ике теллелекне барлау максатыннан уздырыла һәм шәһәр тарихы белән бәйле. Шәһәр тарихын белүгә кагылышлы, замана прозасы белән бәйле яңалыклар булачак. Җыеп әйткәндә, бу - заманча проза, Дәрдемәнд, шәһәр тарихы, ике теллелек һәм тизлек. Уен 4 сәгать дәвам итәчәк. Дәрдемәнднең иң күп "алтын"ын җыючыны без 26 апрель көнне Бауман урамында көтәбез”, – дип сөйләде Бөтендөнья яшләр форумы рәисе. Гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Бүгенгә 9 команда гаризасын калдырган инде. Тагын 10лап теләк белдерүче  бар. Гаризаларны форумның “Мин татарча сөйләшәм” төркемендә калдырырга була. Дәрдемәнд (чын исеме - Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадый улы Рәмиев) (1859-1921) - шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, алтын приискалары хуҗасы. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев