Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Сәмрух 2016" ел премиясенең бүләкләү тантанасы узачак

16 февраль көнне “Ак барс” яшьләр үзәгендә Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче “Сәмрух 2016” ел премиясенең бүләкләү тантанасы узачак. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Сәләтнең 2016-нчы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак, берләшмәнең зур уңышларга ирешкән активистлары игълан ителәчәк, иң шәп проектлар билгеләнәчәк, "Сәләт" үсешенә алыштыргысыз өлешен керткән партнерлар һәм укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткереләчәк. Премия Татарстан Республикасының "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә үткәрелә. 2016-нчы елда Сәләт проектларында 12 меңнән артык кеше катнашкан, аларның иң-иңнәре "Сәмрух 2016" ел премиясендә катнаша. Быел Премия 8 номинация буенча тапшырыла: “Ел сәлкеше”, “Ел әйдаманы”, “Ел өлкән әйдаманы”, “Ел директоры”, “Ел аланы”, “Ел клубы”, “Ел паблигы”, “Сәләт җырлый”. Җиңүчеләргә Сәмрух сынын Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-хуҗалык министры урынбасары Ринат Гатиятов, Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Татарстан Республикасы экология министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Инесса Яруллина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шакирова тапшырачак. Шулай ук тантана кунаклары булыр дип Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутаты Рәфис Борһанов көтелә. Тантананы Сәләт ветераннары Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Татар радиосы” алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм җырчы Фәнил Вакказов алып барачак. Махсус кунак – татар җырчысы Алинә Шәрипҗанова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев