Казанда сәләтле балалар өчен махсуслашкан мәктәпләрнең директорлары республика җыелышы узды

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында үткән җыелышта интернат тибындагы махсуслашкан мәктәпләрнең җитәкчеләре, аларның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов сәләтле балалар белән эшләү буенча махсуслашкан мәктәпләрнең эшчәнлегенә йомгак ясады. Министр Энгель Фәттахов үзенең чыгышында сәләтле балалар белән эшләүнең мәгариф системасындагы иң мөһим тармакларның берсе булуын искәртте. "Татарстанда сәләтле балалар өчен махсуслашкан уку йортлары, өстәмә белем бирү оешмалары булдырыла, интеллектуаль, иҗади, спорт ярышлары уздырыла, җәйге һәм кышкы каникуллар вакытында махсус мәктәпләр оештырыла", – дип билгеләп үтте министр. Шулай ук ул бу төр мәктәпләрнең уңышлы эшчәнлеге өчен алар алдында торган бурычларны яңгыратты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: