Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда сәләтле балалар өчен интернат-гимназия ачылырга мөмкин

Казанда сәләтле балалар өчен интернат-гимназия булдыру зарур. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында фикер алышу булды.

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә милли белем бирә торган мәктәпләр бик күп күләмдә ябыла. “Үз заманында сәләтле кешеләр Казанга чит төбәкләрдән килде. Шуңа мисал — танылган композитор Нәҗип Җиһанов, язучы Кави Нәҗми һ.б. Шундый сәләтле балаларны республикага җәлеп итәр өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк”, - диде ул һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминовтан Татарстаннан читтә яшәүче сәләтле татар балалары өчен интернат-гимназия ачырга җыенмыйлармы дип кызыксынды.

Андрей Поминов сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр бара һәм әлеге гимназияне кайсы җирдә урнаштыру мәсьәләсе карала. “Аның кирәклеген без беләбез”, - диде урынбасар.

Разил Вәлиев исә үз чиратында: “Мин 7 мартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта булдым, ул бу фикерне хуплады. Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховта булдым, ул да риза. Әмма мәсьәлә хаман урыныннан кузгалмый. Үз заманында һәр районда шундый мәктәп ачу турында сүз булган иде”, - дип ассызыклады.

Комитет әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, Актаныш районында шундый мәктәп салу уңай нәтиҗәләр бирә. “Казанның роле икенчерәк. Бөтен татар дөньясы Казанга карап яши, Казан ул татарларның рухи үзәге. Шуңа да татарның сәләтле балаларының аңы Казанда формалашуы үзенә бер мәгънәгә ия һәм ул мәсьәләне шактый еллар күтәрәбез. Бу мәсьәләне республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы да белә, алар шөгыльләнә, Президент тарафыннан да күрсәтмә бирелгән. Әмма алар шәһәр белән уртак тел таба алмый. Милли үзаңны тәрбияләү мәктәбе үзенә аерым булырга тиеш”, - диде.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев