Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Садри Максудиның 140 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылачак

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, академик Садри Максуди Арсалның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Казанда халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрергә җыена. Бу турыда Ш. Мәрҗани исемендәге институт хезмәткәре Миләүшә Гайнанова хәбәр итә. 7 декабрьгә билгеләнгән чара “Садри Максудинең мирасы һәм заманчалык” дип атала. Ул Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы белән бергә оештырыла. Конференциядә “Садри Максудинең тормышы һәм эшчәнлеге”, “С.Максуди мирасын халыкка җиткерү һәм популярлаштыру”, “Садри Максуди һәм XX гасыр башында Россия мөселман халыкларының иҗтимагый хәрәкәтләре”, “Төрки халыкларның социал- сәяси хәрәкәтләрендә С. Максудинең роле”, “Садри Максудинең Европа һәм Төркиядә фәнни, социал һәм дәүләт эшчәнлеге”, “Сөргендәге татар галимнәре һәм хезмәтләре”, “Садри Максуди һәм татар диаспорасының Төркиядәге мәдәни-иҗтимагый тормышы” кебек темалар буенча докладлар була Фәнни чара татар, рус, төрек һәм инглиз телләрендә барачак. “Садри Максудинең мирасы һәм заманчалык” халыкара фәнни-гамәли конференциягә катнашырга теләүчеләрдән гаризаларын 1 ноябрьгә чаклы оештыру комитетына (maksudi2018@mail.ru) җибәрүләре сорала.
Рушания Алтай, Татар-информ
Фото: Гөлнар Гарифуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев